Район кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, ә уҗым культураларын чәчү иң кызган чагы.
Бүгенге көндә 5574 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, бу чәчү планының 69% ын тәшкил итә. Ике көндә чәчүне "Нармонка"агрофирмасы филиалы механизаторлары төгәлләп килә. Калган хуҗалыклар атна дәвамында тәмамларга планлаштыралар.
5574 гектарның 1903 гектарын көзге арыш били, калганнары көзге бодай белән мәшгуль булачак.