2020 нче елның 4 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 50 ел инде кулга-кул тотынышып, тормыш корып, алтын туйларын билгеләп үтүче Альберт Зиннур улы һәм Флуар Муллагильман кызы Гыйльфановлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Ирле-хатынлы Гыйльфановлар лаеклы хезмәт юлы үткәннәр. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт.
Гыйльфановлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек һәм яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Гыйльфановларның исемнәре " Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга балалар исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.