Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов Югары Ослан районының мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында район киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.
Киңәшмәдә Яңа санитар-эпидемиологик шартларда идарә итү эшен оештыру, туклану һәм үз сайтларында учреждениеләрнең эшен яктырту мәсьәләләре каралды.