Бүген район мәдәният йортында «Югары Ослан муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы»муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә барышында планнар һәм хисапларны үз вакытында бирү, эш сыйфатын бәяләү критерийлары, урыннардагы эшчәнлекне оештыру, яңа иҗат коллективлары булдыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Ял көннәрен бирү тәртибе турында Нигезләмә тыңланылды һәм расланды.
Соңыннан Республика көненә багышланган район чарасында катнашкан өчен иң активлар бүләкләнде. Шулай ук «иң яхшы авыл мәдәният йорты», «Иң яхшы авыл клубы»исеменә инстаст-конкурска йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча авыл клубы арасында өченче урынны Кызыл Байрак, икенче урынны-Улан авыл клубы, беренче урынны Теләче авыл клубы алды. Авыл мәдәният йорты арасында дүртенче урынны Түбән Ослан авыл мәдәният йорты, өченче урынны Печище Мәдәният йорты, икенче урынны Яр буе Морквашы мәдәният йорты, беренче урынны Макыл авылы мәдәният йорты алды. Алар барысы да район мәдәният йортыннан мәдәни-ял учреждениеләренең матди базасын тулыландыру өчен сертификатлар алдылар.