Бүген МБУ "Мәдәният бүлеге" җитәкчесе Гөлфия Абдуллина ведомство карамагындагы учреждениеләр директорлары белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында социаль челтәрләрдә һәм район сайтында учреждениеләр эшен мәгълүмати яктырту, урыннарда СОП гаиләләре белән тагын да сыйфатлырак эш алып бару, якын-тирә территорияләрне чабу, җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды. Шулай ук "Йолдызлык" конкурсы буенча җитешсезлекләр тикшерелде.