Хәзер уҗымнарны чәчүнең актив чоры бара һәм киләчәктә уңыш турында уйланырга вакыт бар. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора. Бу хакта бүген ВКС буенча киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Агроиминләштерү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә. Әйтик,1 га иминият полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар 50% – 400 сум гына түли (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә бәйсез ярдәм кысаларында (хуҗалык итүнең кече формаларына)өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә.
Агымдагы елда уңышны иминиятләштерү килешүләрен финанслау түбәндәгечә башкарыла:
1.Исәпләнгән иминият премиясеннән 50% түләттерү (иминият шартнамәсен төзегәндә));
2. Кече хуҗалык рәвешләрендәге иминләштерелгән мәйданнарга чыгымнарны га 594 сум/га ставкасы буенча 1,2 артык коэффициентын кулланып бәйсез ярдәм аша гектарлы финанслау (кече формалар критерийлары: 1. эш урыннары <100; 2. табыш<800 млн. сум).
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте