Бүген «Югары Ослан РҮХ» ДАССО җирлегендә йөкле хатын-кызлар белән «Аистенок» клубының чираттагы дәресе узды.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре булачак әниләргә балалар кирәк-яраклары комплекты алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирделәр. Әңгәмә барышында йөкле хатыннарга бүләк комплектын алу өчен документлар биргәндә эш тәртибе аңлатылды.
Дәрес ахырында белгечләр тарафыннан «Яңа туган балалар өчен тартма" дигән белешмәлек таратылды.