Бүген, 2020 елның 9 августында тыл хезмәтчәне Шейко Юлия үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Котков һәм Югары Ослан муниципаль районы ветераннар советы рәисе Римма Троицкая юбилярны котларга килделәр.
Юлия Шейкога котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
Юлия Шейко Полтава өлкәсендә туган, ә Днепропетровск шәһәрендә үскән. Сугыш елларында яшь кыз әнисе һәм ике сеңлесе белән Кавказга эвакуацияләнә, анда совхозда эшли.
Сугыштан соңгы елларда Одесса Чит телләр институтына, аннары Днепропетровск шәһәре институтына укырга керә.
Ул 30 ел Днепропетровск шәһәренең тау институтында Чит телләр укытучысы булып эшли. Үзенең осталыгы һәм тырышлыгы белән күп кенә бүләкләргә һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.
2016 нчы елдан хәзерге көнгә кадәр Юлия Шейко Югары Ослан авылында улы һәм килене белән яши.