Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, игенчеләр!
Сезне бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюның уңышлы тәмамлануы белән котлыйм.
Һәр аяз көнне файдаланып, һәр сәгать, һәр минут саен, сез чираттагы тапкыр хуҗабикә булып эшли белүегезне исбатладыгыз.
Хезмәтегез, үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, ихтыяр көчегез һәм бурыч хисегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итеп алыгыз. Сезгә баш иябез, агрономнар һәм инженерлар, комбайнчылар һәм механизаторлар, ток һәм склад хезмәткәрләре – бу игелекле эшкә катнашы булган һәркем!
Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, муллык һәм чәчәк атуыгызны телим!
Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов М. Г.