"Ветераннар янәшәдә яши акциясе"

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе


Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Игелекле эшләр атнасы” акциясе кысаларында “Ветераннар янәшәдә яши” акциясе старт алды. Аның максаты-өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм анда катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтү.

Әлеге акциядә 11 социаль хезмәткәр катнашты. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган 20дән артык өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтелде. Социаль хезмәткәрләр бүлмәләрне җыештырдылар, тәрәзәләр юдылар, йорт яны участокларын үләннәрдән һәм чүп-чардан чистарттылар.

Өлкәннәребез ярдәмгә кагылдылар, кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International