2020 елның 7 сентябрендә җылылык бирү сезонына әзерлек буенча республика штабы булды. Киңәшмәдә районнарның һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең кышка әзерлек турындагы докладлары тыңланды. Югары Ослан муниципаль районы буенча башкарыла торган эшләр турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев чыгыш ясады, анда районның кышка әзерлеге планлы режимда башкарыла, республика ягыннан район һәм контрольлек итүче органнар адресына дәгъвалар булмады, дип белдерде.