Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов, шулай ук район Советы һәм Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре гриппка каршы вакцинация уздылар.
Ел саен көзге-кышкы чорда грипп һәм кискен вируслы респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының артуы билгеләнә. Гриппка каршы көрәш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нәкъ менә вакцинопрофилактика шәхси һәм массакүләм бу авырулардан саклану чарасы булып тора.
Югарыда күрсәтелгән учреждениеләр хезмәткәрләренең тәҗрибәсен оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, район халкы алып барыр дип өметләнәбез.