«Экология милли проекты – балалар карашы» конкурсы игълан ителде

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы Югары Ослан районының гомуми белем бирү мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглары чакырыла. Чараның максаты - «Экология» милли проектын тормышка ашыру турында халыкка мәгълүмат бирү һәм популярлаштыру, шулай ук яшьләрнең игътибарын республикада экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү.

Конкурсның муниципаль этабы 2020 елның 1 сентябреннән 1 ноябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Су-яшәү чыганагы»

2) "Бөек ана-Идел"

3) "Яшел йөрәк"

4) " Без-чиста Татарстан өчен"

5) "Эко-утильләштерү"

6) "Чиста яр"

Конкурс юнәлешләре:

- рәсемнәр (1-5 сыйныф укучылары);

- гамәли юнәлешле проектлар (6-11 сыйныф укучылары).

Эшләрне uslon@tatarstan.er.ru электрон адреска җибәрергә кирәк:

Телефон: 8(843) 792-10-79.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International