Агымдагы елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе аппаратында Буа, Алабуга, Яңа Чишмә, Тәтеш, Лениногорск һәм Югары Ослан районнарының террорчылыкка каршы комиссияләре секретарьлары өчен укулар узды.
Уку барышында емалар яктыртылды:
- районнарда комиссияләр эшчәнлеген планлаштыру турында;
- комиссияләр утырышларын әзерләү турында;
-җаваплы затлар белән үзара хезмәттәшлек турында;
- оператив төркем белән хезмәттәшлек формалары һәм схемасы турында.;
- оператив төркем һәм террорчылыкка каршы комиссия арасында функцияләрне бүлү турында.;
- терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы белән эшләү турында;
- аерым игътибар категориясендәге затлар белән эшләү турында;
- деструктив виртуаль берләшмәләр йогынтысына дучар булган затлар белән профилактик эш оештыру турында;
- милектәге объектларны паспортлаштыру һәм районнарны кертү турында;
- Росгвардиянең һәм террорчылыкка каршы комиссиянең үзара хезмәттәшлеге турында.
Уку бик кызыклы, бай һәм файдалы булды. Республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты хезмәткәрләре игелекле һәм ярдәмчел. Укыту төзелде, үзара хезмәттәшлек. Барлык кызыксындырган сорауларга да тулы җаваплар бирелде.