9 нчы сентябрьдән "Легион" хәрби-патриотик отряды" иҗтимагый берләшмәсе базасында Югары Ослан районының үсеп килүче буын өчен тере тарих дәресләре оештырылды.
Биредә балалар 1918 нче елгы тарихи вакыйгалар, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Кызыл Армия формасы барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы коралларын төзү һәм үстерү турында күп яңа мәгълүмат алачаклар.
Шимбә көнне балалар өчен радио белән идарә ителә торган "Стальная гвардия"танкларында турнир планлаштырылган.