2020 елның 11-13 сентябрендә Казан телеебашнясы Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре белән яктыртылачак.
2020 елның 13 сентябрендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак.
Быел Татарстан Республикасында яшәүчеләр өч көн дәвамында - 11-13 сентябрь көннәрендә тавыш бирә алачак.
Гражданнарга ике өстәмә көн аларның уңайлылыгы өчен дә, шулай ук санитар куркынычсызлык максатларында да бирелә.