«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә яшәүче гаиләгә сигнал килде.
Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Гөлия Камалетдинова, «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы баш белгече Светлана Сураева белән бергә сигнал буенча гаиләгә бардылар.
Чыгу барышында балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарның җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде. Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган 3 гаилә тикшерелде. Ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлек тапшырылды.