Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 11 сентябре, җомга

2020 нче елның 11 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Цветков Александр Иванович һәм Галина Андреевна алтын туйларын билгеләп үттеләр.

50 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Авырлыкларга һәм төрле каршылыкларга карамастан, алар барлык авырлыкларны да җиңеп, тормыш юлы аша бер-берсенә мәхәббәт һәм хөрмәт алып бара алдылар. Александр Иванович һәм Галина Андреевна матур һәм тату гаилә корганнар, йортта мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклаганнар.

Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә ирле - хатынлы Цветковларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга Макыл авыл җирлеге башлыгы А.И. Матвееваның, балалары, якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International