ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын өстәмә сайлап алуга конкурс игълан итә

2020 елның 11 сентябре, җомга


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын аларның матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурс нигезендә сайлап алу башлануын игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы-70 млн. сум. Грант акчалары авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һәм башка объектларны сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланылырга мөмкин.

Гаризалар һәм документлар 2020 елның 10 сентябреннән 9 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт. Консультацияләр өчен Телефон: (843) 221-76-88 (доб. 8841, 8842).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International