Видеоконференция режимында ТР Министрлар Кабинеты утырышы

2020 елның 11 сентябре, җомга


2020 елның 11 сентябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021-2023 елларга Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына ТР ның берләштерелгән бюджетын һәм 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджетын фаразлауга багышланган утырышы узды.

Утырышта Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, район Башкарма комитеты, социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин 2021 нче елда һәм 2022-2023 нче еллардагы планлы чорда республиканың тупланма бюджеты параметрлары турында җентекләп сөйләде. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары сценарий шартлары кысаларында формалаштырылган һәм дефицитсыз дип фаразлана. Киләсе елда республиканың консолидацияләнгән бюджеты дефициты 2,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International