Югары Ослан районы мәдәният йорты 11 сентябрь көнне авылның үсеп килүче буыны өчен үзенең ишекләрен ачты.
Ачык ишекләр көненә Югары Ослан мәктәбе укучылары чакырылган иде, аларны хуҗалар мәдәни-күңел ачу һәм танып-белү программасы белән каршы алды. Өлкән сыйныф укучыларын "Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында тематик программа белән кинозал көтте.". Тулы метражлы "соңгы сынау" нәфис фильмын күрсәтү битараф калдырмады.