Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 11.02.2020 ел, №82 боерыгы нигезендә һәм юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын күтәрү максатыннан, 2020 елның 17 сентябрендә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Югары Ослан районы эшкуарлары өчен "Ачык ишекләр" Бөтенроссия көне узачак.
Югары Ослан районында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын кисәтү максатыннан, эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 88437921186 телефоны буенча алдан язылып булачак.