Эшмәкәрләр өчен укыту вебинарлары

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы e-commerce Wildberries, Ozon һәм KazanExpress базарының эре вәкилләре белән берлектә эшкуарлар өчен даими нигездә укыту вебинарлары үткәрә.

Вебинарлар программалары электрон мәйданчыклар эшенең принциплары һәм өстенлекләре белән танышуга, китереп тору һәм сатулар белән идарә итү өлешендә маркетплейсларның мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр әлеге чараларда түләүсез катнаша алалар.

Күрсәтелгән вебинарларда теркәлү белән бәйле сораулар буенча сезне мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Шәйхетдинова Алинә Илдар кызы – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе, тел. (843) 222-90-60 (доб.102).

һәр якшәмбе 13: 00 Европаның иң тиз үсә торган маркетплейсында интернет-кибетне ничек эшләтеп җибәрергә (KazanExpress компаниясе)
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International