Кичә Шеланга урта мәктәбендә Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Утырыш барышында 4 мәсьәлә каралды:
1. Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, төрле төр учетта торучы балигъ булмаганнар белән индивидуаль – профилактик эш турында. 2020-2021 уку елына эш планы;
2. Авыл җирлегендә балигъ булмаганнарны мәдәни – ял итү эшчәнлегенә тарту турында. Профилактик учетның төрле төрләрендә торучы балигъ булмаганнар белән эшләү турында;
3.Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау турында;
4. Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән профилактика субъектларының индивидуаль профилактик эше;
Утырыш нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде.