60 ел бергә яшәгән кешеләрне котлау һәм мәхәббәтнең барлык сынауларны да узганын күрү бик дулкынландыргыч.
2020 нче елның 17 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә ирле-хатынлы Вәгыйзь Газиз улы һәм Татьяна Иван кызы Сафиуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. 60 ел бергә тату гомер итү-ул зур бәхет, юбилярларның гаилә тормышын чагылдырган үзенчәлекле бәйрәм. Аларның Союзы хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Алар үзләренең хезмәт һәм укуда ирешкән уңышлары, шулай ук нык, тату гаиләләре белән куандыралар.
Уртак тормышларының 60 еллыгы хөрмәтенә ирле - хатынлы Сафиуллиннар исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Октябрь авыл җирлеге башлыгы Ш.р. Азизов, балалары, туганнары исеменнән алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.