Югары Ослан муниципаль районында алтын юбилярларны котлау тантанасы узды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 17 нче сентябрендә Вахитов авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Нурулла Гыймади улы һәм Завидә Сәхип кызы Исламовлар гаиләсенең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Ирле-хатынлы Исламовлар лаеклы хезмәт юлын уздылар, мәхәббәт, үзара аңлашуны һәм иминлекне саклап калдылар, лаеклы гражданнар итеп ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Исламовлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм лаеклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.

Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Исламовларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Вахит авыл җирлеге башлыгы Ф.Р. Кәримов исеменнән алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International