Хөрмәтле Югары Ослан районы урман тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Районның урман хуҗалыгында югары квалификацияле профессионаллар, чын энтузиастлар, авыр миссияне намус белән һәм җаваплы башкаручылар эшли.
Авыр һәм игелекле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез, үз эшегезгә җаваплы каравыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез. Сез алга таба да урман байлыкларын арттыру, кешеләрдә табигатькә сак караш тәрбияләү өчен бөтен көчегезне куярсыз дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, Югары Ослан районы урман комплексын үстерүдә киләчәктә дә һөнәри уңышлар телим!
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В. С. Тимиряев