21 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11 сәгатьтә 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының өченче сессиясе башлана. Иң акыллы һәм җитез өч катнашучы яңадан акчалата призлар алачак.
Викторинаның чираттагы сессиясе, алдагы ике кебек үк, халык санын алу сайтында узачак strana2020.ru һәр россияле катнаша ала, бары тик сайтта теркәлергә, форма тутырып һәм электрон почта адресын калдырып. Аннары нинди дә булса төбәк, статистика яки халык санын алу белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Бу юлы викторина форматын яңартачак. Статистика һәм чиктәш фәнни өлкәләрдәге экспертлар кыска видеороликларда сораулар бирәчәк. Катнашучыга дөрес җавап сайларга һәм ролик белән янәшә төймәгә басарга кирәк. Чираттагы сессиядә биш эксперт катнаша, һәркайсы катнашучыга бишәр сорау бирәчәк. Һәр кулланучы өчен сораулар аерылырга мөмкин.
Викторина ахырында видео басылып чыгачак, анда экспертлар дөрес җаваплар атаячаклар һәм аларның ничек алынуын аңлатачаклар. Җавапларның кыскача версиясе текст форматында да ачык булачак.