Бүген, 21 нче сентябрь көнне, Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булып узды.
Эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
Наталья Карасева - «Югары Ослан муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»МБУ оешмасы аша коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү эше турында.
Вероника Александрова - Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия секретаре сораулар белән чыгыш ясады:
- Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклау, булдырмау һәм җайга салу эше турында.
Сакин Анатолий - Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге полиция башлыгы урынбасары һәм Рунар Шәмсетдинов – Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.