Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: ай саен яки бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр ике атнадан да кимрәк вакыт калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән башлап түләү өчен гаризалар кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә гариза тапшырмаган гаиләләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яисә шәхсән КФҮтә яки ПФР идарәсенең клиентлар хезмәтенә тапшырылырга мөмкин.
Гаризада, мөрәҗәгать итүче һәм түләү бирелә торган баланың белешмәләреннән тыш, кредит оешмасы реквизитларын һәм гариза бирүченең исәп-хисап номерын күрсәтергә кирәк. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел.
Тулырак мәгълүматны Татарстан Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге номеры (8-800-600-0-357) буенча алырга мөмкин.