Авыл хуҗалыгының барлык мәсьәләләре буенча министрлыкның колл-үзәгендә киңәшләшергә мөмкин

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 Бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады. Аны эшләтеп җибәргәннән соң (агымдагы елның апрель аенда) министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе үз эшен дәвам итә һәм гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә билгеләнгән. Күрсәтелгән телефон аша терлекчелек, үсемлекчелек, агроиминләштерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, АПКны цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләр, максатчан укыту, ташламалы шартларда торак сатып алу һ.б. буенча консультация бирергә мөмкин, шулай ук үзләренең шикаятьләрен, тәкъдимнәрен калдырырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр һәм җомга көнне 8.00 дән 15.45 кә кадәр эшли.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International