"Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына йомгак ясалды.
Карахуҗа авылы китапханәчесе Жесткова Илья с. үзенең гаиләсе тарихында «сугыш чоры хатын-кыз йөзе» дигән өстәмә номинациягә кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде. Җиңүчене котлыйбыз һәм әбинең Бөек Ватан сугышы елларындагы хатирәләре белән сугарылган эше жюри әгъзаларының игътибарыннан читтә калмавына бик шатбыз.