Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы башланды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

21 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә иң массакүләм интеллектуаль конкурсның – Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы старт алды.

27 гомуми белем бирү фәннәре буенча олимпиада биремнәрен үтәүдә 4-11 сыйныф укучылары үз көчләрен сынап карый алачак.

Һәр катнашучы үзе укыган фәнгә карата өлкәнрәк сыйныф өчен эшләнгән олимпиада биремнәрен үтәргә хокуклы.

Олимпиаданың муниципаль этабын Оештыручы билгеләгән тиешле күләмдә балл җыйган мәктәп этабында катнашучылар ярышны муниципаль этапта дәвам итәчәк.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы 4 этапта үткәрелә: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International