"Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы"

2020 елның 25 сентябре, җомга

Бүген Кама Тамагында "Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы" исемле шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары гаиләләре катнашты. Югары Ослан районыннан Фарукшиннар гаиләсе катнашты.

Конкурс берничә этаптан торды: гаилә ризыгы белән танышу, Гаиләнең визит карточкасы (гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм шәҗәрәсен тәкъдир итү) һәм иҗади бәйге.

Идел аръягы зонасыннан финалга Апас гаиләсе барса да, Фарукшиннар гаиләсе үзенең шәҗәрәсенең халыкара масштабы, укытучылар династиясенең гомуми стажы - 677 ел һәм дулкынландыргыч номер белән шаккатырды. Бөтен тәкъдир итү югары дәрәҗәдә узды - төгәл, стильле һәм зәвыклы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International