Бүген Югары Ослан муниципаль районы профсоюз Советы һәм Башкарма комитеты, Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты әгъзалары район үзәгендә 2018 елда барлыкка килгән Профсоюзлар аллеясын төзекләндерү буенча акция оештырдылар.
Җыелучылар куелган бурычны бик тиз һәм бердәм үтәделәр: өстәмә рәвештә каен һәм миләш куакларын утырттылар, чүп үләннәрен һәм чүп-чарны җыештырдылар.
Чара ахырында район профсоюзлары оешмаларының координацион советы рәисе Лилия Хөрмәтуллина акциядә катнашучыларга туган авылыбыз хакына игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.