2020 елның 21 сентябреннән 24 октябренә кадәр гомуми белем бирү предметлары буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы уза.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2020-2021 уку елында Татарстан Республикасында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабын үткәрү турында» 10.09.202020 ел, №под-954/20 боерыгы белән расланган график нигезендә бүгенге көндә сәнгать, хокук, экология, астрономия, икътисад һәм чит телләр буенча олимпиадалар уңышлы старт алды.