Казанда «Бердәм Россия " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXII конференциясе узды.
26 сентябрь көнне конференция эшендә Югары Ослан җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов, региональ контроль комиссиясе әгъзалары, партиянең җирле бүлекчәсе әгъзалары Эльс Галиев һәм Татьяна Бурдина катнаштылар.
Төбәк контроль комиссиясе әгъзасы Татьяна Бурдина, партия төзелешен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Төбәк сәяси советы Президиумының яңартылган составына партиянең Югары Ослан җирле бүлеге секретаре Марат Зиатдинов керде.
Конференциядә республика "бердәмроссиялеләре" узган сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, кадрлар буенча карарлар кабул иттеләр, шулай ук киләсе сәяси чорга планнар турында фикер алыштылар.
Гомумән алганда, узган сайлау кампанияләренең нәтиҗәсен Фәрит Мөхәммәтшин "уңышлы" сайлау компаниясе партиянең төбәк бүлеге өчен чираттагы җитди сынау булды, бу имтиханга без түздек, - дип йомгаклады партиянең төбәк бүлеге секретаре.
Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова