Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Хәтер һәм Дан елы кысаларында, «Советлар Союзы Герое Б.к. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе» нең 7 «А» сыйныф укучылары 27 сентябрь көнне Югары Ослан районының Ямбулат авылында туып-үскән, Ямбулат башлангыч мәктәбе бинасында урнашкан Советлар Союзы Герое С. В. Коновалов исемендәге музейда булдылар.
Любовь Лидонова музей буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрде, Римма Троицкая балаларга Югары Ослан районының «Хәтер намусы» эзләү отряды эше турында сөйләде һәм музейга бүләк ителгән Суслонгерда табылган экспонатларны күрсәтте.
Хәтер вахтасында катнашучылар оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.