Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм Макыл авылы халкы! «Рус Макылы авылы яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесе базасында тренер-укытучы Сәлахетдинов Максим җитәкчелегендә гер спорты буенча спорт секциясенә җыелу дәвам итә.
Дәресләр атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00 сәгатьтән -19.00 сәгатькә кадәр уза.
Секциянең төп максатлары һәм бурычлары: балаларны һәм яшьләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту, шулай ук Татарстан Республикасында гер спортын үстерү. Барлык теләүчеләрне дә тренировкаларга килергә һәм үзләрен бу спорт төрендә сынап карарга чакырабыз!