"Игелек һәм хөрмәт көне"

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне алдыннан район үзәк китапханәсе «игелек һәм хөрмәт көне»дип исемләнгән стрит – акция үткәрде. 

Китапханә хезмәткәрләре үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар, аларны үтеп баручы өлкәннәргә бүләк иттеләр.

Өлкән яшьтәге кешеләр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Алар, үз чиратында, үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр.

Шулай ук "көзге бук кроссинг" үткәрелде. Теләгән кеше уку өчен үзләренә ошаган китапны ала алды, аны укудан соң киләсе укучыга тапшырачаклар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International