Укытучылар көне белән!

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе


Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм!

Укытучы-ул сүз һәрберебез өчен аерым мәгънәгә ия. Сезнең хезмәт һәрвакыт иң җаваплы, хөрмәтле һәм игелекле хезмәтләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.


Нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, оптимизм, максатчан һәм рәхмәтле укучылар, иҗади һәм һөнәри уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International