Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген, 6 нчы октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 2 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителде: авыл хуҗалыгы кооперативын булдыру һәм район территориясендә туризмны үстерү.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International