Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Игътибар!!!

8 октябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Instagram да кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак.

Турыдан-Туры эфир кысаларында Татарстан Росреестры эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары, документлар бирү ысуллары турында, коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милекне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә һ. б. турында сөйләячәк.

Хөрмәт белән, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте, 255 25 10
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International