Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара 2020 елның 5 октябрендә Казанда, Универсиада Авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (ХМҮ) узды.
Чарада 500дән артык кеше, шул исәптән республикабызның барлык районнарыннан укытучылар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук мәгариф өлкәсендә идарә итүче җитәкчеләр катнашты. Югары Ослан муниципаль районыннан Марат Зиатдинов - район башлыгы, Вилен Касимов-мәгариф бүлеге начальнигы һәм иң яхшы педагоглар катнашты.
Чара кысаларында мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы укытучыларны һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләрен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы узды.
Бәйрәм тантанасында танылган башкаручылар һәм эстрада артистлары катнашында искиткеч номерлар күрсәтелде.