Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге инфраструктурасын җәлеп итеп, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча яңа проект старт алды.
68 компетенция (һөнәр, укыту программалары) буенча түбәндәге өч категория гражданнары түләүсез белем алырга хокуклы:
- белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар;
- эштән китү куркынычы астында булган затлар;
- эш эзләүче гражданнар.
Проектны оештыручылар-Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) " берлеге. Укыту Worldskills халыкара стандартлары буенча оештырылган мәйданчыкларда узачак.