Вакантлы вазыйфаны биләп торуга Конкурс

2020 елның 9 октябре, җомга


Бүген, 9 нчы октябрь көнне, Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.

Конкурс 16 сентябрь көнне игълан ителгән иде. Конкурс үткәрү турында хәбәр районның рәсми сайтында урнаштырылган иде.

20 көн дәвамында конкурс комиссиясенә 2 гариза керде. Ике кандидат та конкурс сайлап алуында катнашу өчен кертелгән иде.

Утырыш барышында комиссия һәр кандидатның документлар пакеты белән танышты һәм конкурсантларга сораулар бирде.

Конкурс комиссиясе карары күпчелек тавышны санау белән билгеләнде. 10 көн дәвамында конкурс комиссиясенең Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре вазыйфасына кандидатны сайлау турындагы карары район башлыгына тәкъдим ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International