Муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация имтиханы

2020 елның 9 октябре, җомга

9 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация имтиханы узды. Бер муниципаль хезмәткәр – Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече имтихан тотты. Имтихан бирүченең бу мәсьәләгә җаваплы каравы күренә, имтихан комиссиясе әгъзалары биргән сорауларга актив һәм ышанычлы җаваплар бирде. Квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча комиссия муниципаль хезмәткәргә класслы чин бирү турында Карар кабул итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International