Башкарма комитет һәм республика ведомстволарының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре кергән сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында гражданнар тарафыннан шәхси саклану чараларын куллануны контрольдә тоту буенча мобиль төркем үз эшен дәвам итә. Кичә җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан Шеланга авылында сәүдә объектлары буенча рейд үткәрелде. Рейд кысаларында гражданнар тарафыннан шәхси саклану чараларын (битлекләрне) куллану өлешендә закон бозу очраклары ачыкланмады. Сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре белән сатып алучыларның битлекләрен даими контрольдә тоту кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.