Бүген 5-6 сыйныф укучылары өчен Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча Республика интернет-олимпиадасы уза. Олимпиаданың максаты-укучыларның юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуларын тәэмин итү, аларда кирәкле белемнәр һәм осталыклар булдыру. Катнашучылар өчен тест биремнәре түбәндәге темалар буенча эшләнгән: юл йөрү кагыйдәләрен булдыру тарихы, җәяүлеләрнең бурычлары, велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре, пассажирның бурычлары, юл билгеләре, юл билгеләре, юл элементлары, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү.
Олимпиадада Иннополис, Югары Ослан, Макыл мәктәпләреннән 49 укучы катнаша. Катнашучыларга уңышлы катнашуларын һәм, әлбәттә, җиңүләр телибез!!!