Оператив киңәшмә район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратында узды, киңәшмә эшендә һәрвакыттагыча Палаталар һәм МКУ вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Районның рәсми сайты белән эшләү, яңалыклар тасмасын һәм норматив-хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре каралды. Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлеге начальнигы Анна Йосыпова, системалы администратор Алексей Савичев сөйләделәр.
Районның финанс–бюджет палатасы Рәисе урынбасары Козина Юлия районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең салым түләү буенча беренче нәтиҗәләре турында сөйләде, күрсәткечләр әлегә түбән. Исегезгә төшерәбез, салым түләү срогы-1 декабрь. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова 2021 елның 1 яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу оештыру, шулай ук пандемия чорында куркынычсызлык чараларын үтәү турында искә төшерде.
Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.